2015 елның 25 августында Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов «Автотехник» ҖЧҖндә булды. Предприятиедә министр хезмәт коллективы белән очрашу үткәрде.
Очрашу барышында Артём Здунов аудиториянең игътибарын республика, шәһәр үсешенең стратегик юнәлешләренә, социаль-икътисадый өлкәләрдәге төп казанышларга юнәлтте.
Министр үзенең чыгышында шулай ук алда торган туры президент сайлаулары, җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау турында сөйләде һәм республикада яшәүче һәркемнең актив гражданлык позициясенең мөһимлегенә басым ясады.