Икътисад министрлыгында «Dow Jones» компаниясенең мәгълүмат системасын тәкъдир иттеләр

2015 елның 25 августы, сишәмбе

2015 елның 25 августында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Dow Jones» компаниясе белән мәгълүмати-аналитик тәэмин ителеш өлкәсендә хезмәттәшлек сорауларына багышланган киңәшмә уздырылды.

«Dow Jones» компаниясенең Россиядә һәм БДБ илләрендә бизнесны үстерү буенча вәкиле Андрей Сенук киңәшмәдә катнашучыларга компаниянең  «Factiva» мәгълүмат продукты белән таныштыру максатында презентация үткәрде.  Factiva —  «Dow Jones» компаниясенең үз мәгълүмат-аналитика хезмәтләре аша эшлекле һәм аналитик мәгълүматка керә алуны оештыру белән шөгыльләнә торган бүлекчәсе. Factiva хезмәтләре нигезенә 157 илдән 23 телдә алынган 30 меңнән артык беренчел чыганак салынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International