Татарстан Республикасы Кече эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды микрозаймнар алуга Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан килгән гаризаларны карау буенча чираттагы утырышын уздырды

2015 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

2015 елның 27  августында «Татарстан Республикасы Кече эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы (алга таба – Фонд) микрозаймнар алуга Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан (алга таба – ТР КУЭС) килгән гаризаларны карау комиссиясенең чираттагы утырышын уздырды.

Микрозаймнар бирү турында карар кабул итәргә тиешле «Татарстан Республикасы Кече эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОның 2015 елның 23 июнендәге 6нчы боерыгы нигезендә төзелгән комиссия  ТР КУЭСның  гомуми бәясе 5 900 000 сум булган 8 гаризасын тикшерде.

Утырыш йомгаклары буенча, комиссия тарафыннан табылган җитешсезлекләр бетерелгән шартларда, гомуми бәясе  4 400 000 сум булган 6 микрозайм бирү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International