Сентябрьдә Россия Федерациясе Технологияләргә һәм инновацияләргә ярдәм күрсәтү үзәкләренең IV съезды узачак

2015 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

2015 елның  9-10 сентябре көннәрендә Чебоксар шәһәрендә Россия Федерациясе Технологияләргә һәм инновацияләргә ярдәм күрсәтү үзәкләренең IV съезды узачак.

Съезд программасы кысаларында түбәндәге сорауларны тикшерү планлаштырыла:

- ВОИСның ЦПТИ эшчәнлеге турындагы мәгълүматы (ВОИС вәкиле доклады);

- Россия Федерациясендә  ЦПТИ челтәренең торышы һәм эшләү перспективалары (ФИПС директоры О.И.Стрелков, фәнни-тикшеренү эшләрен оештыру һәм  интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен куллануны мониторинглау бүлеге мөдире  Е.В.Королева докладлары);

- Чуваш Республикасы Милли китапханәсе  ЦПТИ эшчәнлеге тәҗрибәсе (Чуваш Республикасы Милли китапханәсе  ЦПТИ мөдире Н. А. Арсентьева доклады) һәм башка сораулар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International