«0919» номеры гражданнар тарафыннан дәүләт хезмәте күрсәтүнең сыйфатын бәяләү өчен рәсми номер булып тора. «0919» номерыннан дәүләт хезмәте күрсәтүнең сыйфатын бәяләүне үтенеп җибәргән СМС-хәбәрләр абонентлар өчен бушлай, һәм алар РФ Хөкүмәтенең 2012 елның 12 декабрендәге 1284 нче Карары нигезендә юлланалар. СМС-хәбәрләрне юллау белән «Дәүләт хезмәте күрсәтүнең сыйфаты турында гражданнарның фикерен туплау буенча федераль телефон үзәге» шөгыльләнә.
«0919» кыска номерыннан күрсәтелгән дәүләт хезмәте сыйфатын бәяләүне сорап җибәрелгән СМС-хәбәрләр гражданнар дәүләт органнарына яки дәүләт хезмәте күрсәтү үзәкләренә (КФҮ) мөрәҗәгать иткәннән соң алынырга мөмкин.