Ярдәм күрсәтү фонды «Үсеш» программасының икенче чираты буенча гаризалар кабул итә башлый

2015 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм күрсәтү фонды, фән сыйдырышлы продукцияләрнең яңа төрләрен эшләү һәм үзләштерү буенча инновацияле проектларны гамәлгә ашыру кысаларында әзерлекнең югары стадиясендәге фәнни-тикшеренү, тәҗрибә-конструкторлык эшләрен финанслар белән тәэмин итү өчен, инновацияле кече предприятиеләргә грантлар бирүгә юнәлдерелгән «Үсеш» программасының икенче чираты буенча гаризалар җыя башлавы турында игълан итә.

Гаризалар 2015 елның 27 августыннан (Мәскәү сәгате буенча 10:00дән)  11 октябренә кадәр (Мәскәү сәгате буенча 23:30га кадәр) кабул ителә.

Гаризаларны Сез шулай ук «Фонд-М» АС аша түбәндәге адреска да юллый аласыз: online.fasie.ru.

Конкурс өчен җаваплы зат: Егоров Вадим Константинович egorov@fasie.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International