Сентябрьдә Роспатентның XIX фәнни-гамәли конференциясе үтәчәк

2015 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

2015 елның  23 - 24 сентябре көннәрендә  Роспатент үзенең 60 еллыгына багышланган «Интеллектуаль милек: тарих һәм заманча тенденцияләр» XIX фәнни-гамәли  конференциясен уздырачак.

Конференциядә катнашучыларга  Россия патент ведомствосы хезмәткәрләре докладлары белән беррәттән, интеллектуаль милек һәм инновацияле эшчәнлек өлкәсендә хезмәт куйган  башка белгечләрнең дә чыгышлары тәкъдим ителәчәк.

Конференция кысаларында тәҗрибә уртаклашу көтелә. Шулай ук Роспатент системасының әйдәп баручы белгечләре  тарафыннан конференциядә катнашучыларга интеллектуаль милек өлкәсенә караган сораулар буенча консультацияләр  бирү дә каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International