2015 елның 26 августында «Казан йортлар төзелеше комбинаты» ҖЧҖ мәйданчыгында Россия Федерациясе федераль максатчан һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыру кысаларында республика икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү соравы буенча Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре урынбасарлары һәм Татарстан Республикасыннан Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт Думасы депутатлары катнашлыгында һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә чираттагы киңәшмә узды.
Киңәшмәдә федераль акчаларны җәлеп итү буенча агымдагы вазгыять һәм 2016-2018 елларга бурычлар турында доклад белән Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов чыгыш ясады.
Киңәшмә йомгаклары буенча Фәрит Мөхәммәтшин республиканың юнәлешле министрлыклары һәм Дәүләт Думасы депутатлары эшчәнлеген канәгатьләнерлек дип билгеләп үтте, һәм шулай ук эшче төркемнәр кысаларында тагын да тыгызрак хезмәттәшлек итүнең һәм Россия Федерациясе федераль максатчан һәм дәүләт программаларында катнашу колачын киңәйтүнең кирәклегенә басым ясады.