2015 елның 27 августында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарева Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллективы каршында чыгыш ясады. Үзенең докладында ул Татарстанда йөрәк-кан тамырлары авыруларын алдан кисәтү өлкәсендә оештырыла торган чаралар турында сөйләде. Шулай ук Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин видеомөрәҗәгать форматында «Сәламәт яшәү рәвеше» дип аталган лекция сөйләде.
Моннан тыш, Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре кан басымнарын үлчәү һәм төрле авыруларны кисәтү буенча киңәшләр язылган махсус әдәбият ала алу мөмкинлегенә ия булдылар.