ИННОКАМ Мәскәү шәһәрендә оештырылган MIMS Automechanika Халыкара күргәзмәсендә күрсәтелде

2015 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

«Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы» Ассоциациясе (ИННОКАМ) 2015 елның 24-27 августы көннәрендә Мәскәү шәһәрендә үткәрелгән MIMS Automechanika Moscow 2015 запас частьлар, автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү җиһазлары һәм товарлары буенча махсуслашкан 19нчы Халыкара күргәзмәдә кластерда катнашучы предприятиеләрнең һәм оешмаларның коллектив экспозициясен тәкъдим итте.

 MIMS Automechanika Moscow күргәзмәсе запас частьлар, автокомпонентлар, автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү җиһазлары һәм товарлары индустриясендә иң мөһим вакыйга булып тора.

ИННОКАМның коллектив стенды кысаларында 60 кв.м лы мәйданда Кама кластерында катнашучы 20дән артык предприятие эшчәнлеге нәтиҗәләре күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International