2015 елның 25-29 сентябре көннәрендә субсидия формасындагы дәүләт ярдәме күрсәтү өчен конкурс сайлап алуына Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгы субъектларына ярдәм инфраструктурасын барлыкка китерүче оешмалардан (инжиниринг үзәкләре һәм прототиплаштыру үзәкләре) конкурста катнашу гаризаларын кабул итә башлады.
Бүген, 2015 елның 25 сентябрендә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында депутатлар берьюлы өч укылышта «Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында» республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты кабул иттеләр.
Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча республика өч яклы комиссиясенең эшче төркеме утырышы уздырылды.
Бүген, 2015 елның 25 сентябрендә, «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы» Ассоциациясе Коллегиясе утырышы уздырылды. Утырышта ИнноКам территориаль-аерымланган инновацияле-җитештерү үзәге үсеше стратегиясе проектын тикшерү планлаштырыла.
2015 елның 28 октябреннән 1 ноябренә кадәр Мәскәүдә дүртенче тапкыр «Ачык инновацияләр» форумы уздырылачак.
Быел ел саен үткәрелә торган форум, технологик конгрессларның иң яхшы тәҗрибәләренә таянып, мәгълүматны бирүнең һәм тикшерүнең яңартылган интерактив форматында уздырылачак. Даими эшләп тора торган пленар зал, күбрәк дебатлар, «йолдызлардан» мастер-класслар, интервьюлар, воркшоплар, лекцияләр һәм төп спикерларның шәхси чыгышлары.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментының «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» (Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексына үзгәрешләр кертү өлешендә) федераль закон проекты буенча гаммәви консультацияләр үткәрүне сораган мөрәҗәгате керде.
«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы (алга таба – Фонд) 2015 елның 23 сентябрендә микрозаймнар алуга Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан (алга таба - ТР КУЭС) килгән гаризаларны карау комиссиясенең чираттагы утырышын үткәрде. Фонд Комиссиясе ТР КУЭСнан алынган гомуми күләме 5 900 000 сумлык 6 гаризаны карады.
2015 елның 17 сентябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фондының (алга таба - Үсешкә ярдәм итү фонды) Күзәтчелек советы рәисе Иван Бортник һәм Үсешкә ярдәм итү фонды генераль директоры Сергей Поляков катнашлыгындагы киңәшмә узды.
«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге 2015 елның 22 сентябрендә республика кече һәм урта эшкуарлыгының экспорт юнәлешле субъектлары өчен белем бирү семинары оештырды.
Үз бизнесыңны ачып җибәрү билгеле бер көч куюны таләп итә. Бигрәк тә эшне беренче тапкыр оештыручылар өчен актуаль. Эш башлау өчен нишләргә кирәклеген һәм сораулар туганда аларны ничек хәл итеп булуын белү бик мөһим.