«Көндәшлекне яклау турында» Федераль законга үзгәрешләр кертелде

2015 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

2015 елның 5 октябрендәге 275-ФЗ  номерлы Федераль закон белән  «Көндәшлекне яклау турында» Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертелде.

Үзгәрешләр  әлеге закон нигезләмәләренең чиктәш базарлардагы бердәм көндәшлек кагыйдәләре белән көйләнгән мөнәсәбәтләргә кагылмавын күз уңында тота. Әлеге мөнәсәбәтләрнең үтәлешенә контрольлек итү халыкара шартнамәгә ярашлы рәвештә Евразия икътисадый комиссиясе компетенциясенә керә. 

Моннан тыш, закон тарафыннан ялган яки төгәл булмаган, яки үзгәртелгән мәгълүмат тарату, ялгыштыру ысулы аша, шул исәптән товарның сыйфаты һәм куллану үзлекләренә карата, хуҗалык итүче субъектны яки аның товарын хуҗалык  итүче башка  субъект-көндәш яки аның товары белән нәзакәтсез, әдәпсез чагыштыру  юлы белән алып барылган намуссыз көндәшлеккә тыю кертелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International