Моношәһәрләр үсеше проектлары белән идарә итүче Яр Чаллы командасы
2015 елның 28 сентябреннән 2 октябренә кадәр «Сколково» Мәскәү идарә мәктәбендә укый.
Быел Казан «Милләтләр кроссы-2015» чарасының үзәк мәйданчыгы итеп билгеләнде. Традицион йөгерешкә старт «Казан Арена» стадионы янындагы территориядән бирелде. Массакүләм йөгерешләрдә 24 470 йөгерешче катнашты.
2015 елның 1 сентябреннән Индустриаль парклар ассоциациясе (алга таба –ИПА) «Индустриаль парклар. Таләпләр» ГОСТ Р 56301-2014 милли стандартына туры китерү буенча Индустриаль паркларны ирекле сертификатлаштыру системасын эшләтеп җибәрде.
«Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм күрсәтү һәм үстерү программаларын тормышка ашыру үзәге» Дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе Дилүс Шәвәлиев Саха (Якутия) Республикасы башлыгы Егор Борисов чакыруы буенча Якутия эшкуарлары форумы-2015 чарасында катнашты.
2015 елның 26 сентябрендә «Олимпиец» спорт комплексында Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында оештырыла торган мини-футбол турнирының төркем этабы үтте.
2015 елның 25 сентябрендә «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы» ассоциациясе коллегиясе утырышында ИнноКам территориаль-аерымланган инновацияле-җитештерү үзәге үсеше стратегиясе проекты буенча фикер алышулар үткәрелде.
2015 елның 23 сентябрендә Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитика үзәгендә «Россия Федерациясе субъектларында көндәшлекне үстерү стандарты» семинары уздырылды.
2015 елның 24 сентябрендә үткәрелгән РФ Хөкүмәте утырышында төбәкләрдә һәм җирле үзидарә органнарында җайлау йогынтысын бәяләүне үткәрү тәртибенә үзгәрешләр кертүне күз уңында тоткан федераль закон проекты хупланды.
2015 елның 24 сентябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында видеоконференция форматында Икътисадый үсеш һәм интеграция буенча Хөкүмәт комиссиясе каршындагы Моношәһәрләрне модернизацияләү буенча эшче төркем утырышы уздырылды.