«Россиянең яшь эшкуары – 2015» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында катнашуга гаризалар кабул итү 2015 елның 10 ноябренә кадәр озайтыла

2015 елның 21 октябре, чәршәмбе

«Россиянең яшь эшкуары – 2015» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы Казанда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «ТР Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы ярдәмендә үткәрелә.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла: «Уңышлы старт», «Социаль җаваплы бизнес», «Студентлар бизнесы», «Инновацияле бизнес», «Авыл хуҗалыгы», «Хезмәт күрсәтүләр өлкәсе», «Җитештерү», «Хатын-кыз эшкуарлыгы», «Гаилә бизнесы», «Франчайзинг».

«Россиянең яшь эшкуары – 2015» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында катнашуга гаризалар кабул итү  2015 елның 10 ноябренә кадәр озайтыла.

Гаризалар тапшыру һәм өстәмә мәгълүмат алу өчен, e-mail:Predprinimatel.molod@tatar.ru  электрон адресына һәм 524-90-90 (шалтыратулар 9.00 сәгатьтән 18.00 гә кадәр кабул ителә) телефон номерына шалтыратырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International