Татарстан Республикасы Central Asian Industrial Week 2015 Үзәк Азия сәнәгать күргәзмәсендә бердәм коллектив экспозиция тәкъдим итте
2015 елның 23 октябре, җомга
«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына Central Asian Industrial Week (CAIW) 2015 Үзәк Азия сәнәгать күргәзмәсендә катнашу мөмкинлеге тудырды. Әлеге күргәзмә 2015 елның 20-22 октябре көннәрендә Үзбәкстан Республикасы башкаласы Ташкент шәһәрендә оештырылды.
Татарстан КУЭ Корпорациясенең җәлеп ителгән “зонтик” поручительлекләре саны буенча Рәсәй төбәкләренең беренче унлыгына керде. Ел башыннан республиканың кече һәм урта бизнесы 500 млн сум алды.
Җәйнең беренче аенда 2025 елга 20 млн сумнан артык керем аркасында патентка хокукларын югалткан күпчелек ШЭ салым салу объектын арткы сан белән алыштырырга өлгерә.