Сакчыл җитештерү буенча икенче ачык чемпионат «Заманча предприятие һәм Россиянең киләчәге» халыкара форумы кысаларында уздырылачак

2015 елның 23 октябре, җомга

Н.Э. Бауман ис. МДТУның «Контроллинг һәм идарә итү инновацияләре»  Фәнни-мәгариф үзәгенең Җитештерү белән идарә итү үзәге, «ЛинПроджект» компаниясе белән бергә, сакчыл җитештерү буенча Мәскәү Икенче ачык чемпионатын үткәрә. Анда катнашу өчен югары уку йортлары студентларыннан, аны тәмамлаучылардан, сакчыл җитештерү актив өйрәнелә һәм гамәлгә ашырыла торган җитештерү һәм хезмәт күрсәтү өлкәләренә караган предприятиеләр вәкилләреннән тупланган командалар чакырыла. Чемпионат университет стеналарында чакта ук грамоталы эшкуарлык мохите формалаштырырга ярдәм итәр, ә Россиянең әйдәп баручы белгечләреннән торган абруйлы хөкемдарлар коллегиясе катнашучыларның сакчыл җитештерү өлкәсендә профессиональ үсешләренә зур өлеш кертер, дип көтелә.

Чемпионат 2015 елның  5 декабрендә Н.Э. Бауман исемендәге МДТУның төп корпусында  «Заманча предприятие һәм Россиянең киләчәге» халыкара форумы кысаларында уздырылачак. Катнашу өчен студентлар, вуз тәмамлаучылар һәм реаль бизнес компанияләре хезмәткәрләре чакырыла. Катнашу бушлай.

Эшче төркем белән аралашу өчен:: +7 (499) 267 17 84; электрон почта адресы: leanchampionship@gmail.com.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International