2015 елның 17-20 ноябре көннәрендә Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерының һәм Автомобиль компонентлары җитештерүчеләрнең милли ассоциациясе делегациясенең Швециягә уртак сәфәре оештырыла.
2015 елның 10 ноябреннән 25 декабренә кадәр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 9 ноябрендәге 2524-р номерлы күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыручы коммерциячел булмаган оешмалар арасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантларын оту буенча республика конкурсы үткәрелә.
Сәфәрнең беренче көнендә Артём Здунов Россия Федерациясенең Инновацияле төбәкләре ассоциациясе әгъзаларының күчмә утырышында катнашты. Утырыш Россиянең Финляндиядәге Сәүдә вәкиллегендә узды.
Яр Чаллы шәһәре IТ паркы бинасында 2015 елның 13 ноябрендә «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы» Ассоциациясе әгъзаларының чираттан тыш күчмә җыелышы һәм коллегиясе утырышы уздырылды. Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә партнерлыкка яңа әгъзалар кабул итү булды. Тавыш бирү нәтиҗәсендә 17 компания Иннокам партнерлыгы статусын алды.
Бизнес-берләшмәләр вәкилләрен югарыда аталган проект белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының рәсми сайтындагы «Җайлау йогынтысын бәяләү» бүлегендә танышырга чакыртабыз.
2015 елның 12 ноябрендә «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы микрозаймнар бирү буенча Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгы субъектлары гаризаларын тикшерү комиссиясенең чираттагы утырышын үткәрде.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының аерым муниципаль районнарында «Төзелешкә рөхсәт бирү» муниципаль хезмәтен күрсәтү вакыты административ регламентлар тарафыннан 8 көнгә кадәр кыскартылды.
2015 елның 11 ноябрендә «Мигрантларның социаль адаптациясе һәм интеграциясе сораулары» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе уздырылды. Әлеге чара ТРнда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, «Яңа гасыр» Автоном коммерциячел булмаган хәйрия оешмасы һәм «Икътисад, идарә һәм хокук институты (Казан ш.)» Югары һөнәри белем бирүнең Шәхси белем бирү учреждениесе тарафыннан оештырылды.
Дәүләт хакимиятенең федераль органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтү тәртибен камилләштерү, һәм шулай ук кире элемтә булдыру максатларында 2013 елдан бирле Россия Икътисадый үсеш министрлыгы заказы буенча булдырылган «Сезнең контроль» системасы аша күрсәтелгән дәүләт хезмәтләренең сыйфатына даими мониторинг үткәрелеп барыла.
2015 елның 16 ноябреннән 30 ноябренә кадәр, аккредитация үтү өчен, Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына мөлкәти ярдәм инфраструктурасы субъектларыннан гаризалар кабул ителә. Гаризаларны кабул итү Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына мөлкәти ярдәм инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү турында» 2014 елның 27 августындагы 616нчы карарына ярашлы рәвештә башкарыла.