Россия ФМКХ сатып алулар турындагы документациядә бәя булмаган критерийлар буенча гаризаларны бәяләү процедурасын заказчы тарафыннан билгеләү тәртибен аңлатты

2015 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең 2015 елның 19 октябрендәге АЦ/57532/15 номерлы хатында сатып алулар турындагы документациядә бәя булмаган критерийлар буенча гаризаларны бәяләү процедурасын заказчы тарафыннан билгеләү тәртибе буенча аңлатма бирелгән.

Контрактны башкару турында иң яхшы тәкъдимне ачыклау  буенча сатып алуда катнашу гаризаларын бәяләү тәртибендә балл санын исәпләү формуласы иң зур дәрәҗәдә йогынты ясый, әгәр бәя булмаган критерий (күрсәткеч) буенча бәяләү предметы булып сыйфат, квалификацион характеристика саны торса (мәсәлән, сатып алуда катнашучы тарафыннан башкарылган контрактлар саны).

Сатып алу турындагы документациядә бәя булмаган критерий күрсәткечләре булганда бәяләү тәртибе түбәндәгеләрне үз эченә алырга тиеш:
 - күрсәткеч авырлыгының процентлардагы чагылышы булган һәр күрсәткечкә карата мөһимлеге;
 - бәяләү критерийлары күрсәткечләре бәяләре зурлыгының суммасы 100 процент күләмендә;
 - һәр күрсәткечкә 0дән алып 100 баллга кадәр өстәүне күз уңында тоткан баллар саны шкаласы яисә исәпләү формуласы (алга таба күрсәткеч зурлыгы коэффициентына тапкырлау өчен).
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International