2016 елның 13–15 гыйнвары көннәрендә Мәскәүдә «Россия һәм дөнья: киләчәккә караш» темасына багышланган чираттагы Гайдар форумы уздырылачак.
Әлеге чара кысаларында 2016 елның 14 гыйнварында 17:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашлыгында «ИнноКам территориаль-аерымланган инновацияле-җитештерү үзәген төзү стратегиясе» темасына панель дискуссия уздырыла.
Панель дискуссиядә Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе белән уртак эшләнгән ИнноКам үзәген төзү концепциясе проектын тәкъдир итү планлаштырыла, һәм шулай ук үзәкнең өстенлекле инвестицияле проектлары һәм гамәлдәге инфраструктур чикләүләрне хәл итү юллары буенча фикер алышу көтелә.
Кама кластерының барлык кызыксынган катнашучыларын панель дискуссияләрдә катнашырга чакырабыз.
Игътибарыгызны шуңа юнәлтәбез: форумда катнашу өчен түбәндәге адрес буенча теркәлергә кирәк: http://reg.gaidarforum.ru.
Чараның рәсми сайты http://www.gaidarforum.ru/.