«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» КБО 9 479 000 сумлык микрозаймнар бирү турында карар кабул ителде

2015 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

2015 елның  17 декабрендә «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы (алга таба – Фонд) Татарстан Республикасы  кече һәм урта эшкуарлык субъектларының (алга таба – ТР КУЭС) микрозаймнар алу буенча гаризаларын карауга багышланган чираттагы утырышын үткәрде.
 
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОның 2015 елның 23 июнендәге 6нчы боерыгы нигезендә төзелгән  Микрозаймнар бирү буенча карар кабул итү комиссиясе тарафыннан ТР КУЭСнан алынган гомуми күләме 13 479 000 сумлык 18 гаризасын карады. Комиссия тарафыннан ачыкланган хилафлыклар бетерелгән очракта, гомуми күләме 9 479 000 сумлык 14 микрозайм бирү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International