Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Рөстәм Сибгатуллин 2015 елның 16 декабрендә «ТИСБИ» Идарә университетында узган «Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтенең максатлары һәм бурычлары» түгәрәк өстәл утырышында катнашты.
Очрашу кысаларында дәүләт хезмәтенең максатлары һәм принциплары, һәм шулай ук дәүләт хезмәткәрләренең әзерлеге сыйфатына караган сораулар каралды. Студентлар дәүләт идарәсе тематикасы, республикада гамәлгә ашырыла торган эшкуарлыкка ярдәм формалары буенча сорауларга җаваплар тыңланды.