2016 елның 17 февралендә Икътисадый үсеш һәм интеграция буенча Хөкүмәт комиссиясе каршындагы моношәһәрләрне модернизацияләү буенча эшче төркем утырышы узды. Аны Тышкы икътисадый банк рәисе урынбасары, эшче төркем җитәкчесе Ирина Макиева алып барды. Утырыш Россия Федерациясендәге моношәһәрләрне үстерү һәм аларга ярдәм күрсәтү сорауларына багышланды.
Утырыш Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Ситуацион үзәге мәйданчыгында видеоконференция форматында оештырылды. Чарада Россия Федерациясе субъектларының иң югары башкарма хакимияте вәкилләре һәм моношәһәрләр башлыклары катнашты.