«Шәһәр төзелеше эшчәнлеген хокукый камилләштерү һәм төзелеш өлкәсендә эшкуарлык климатын яхшырту» «юл картасына» сәнәгать төзелеше, җылылык һәм су белән тәэмин итүгә, һәм шулай ук кулланылган суларны чыгаруга технологик кушылу өлкәсендә административ процедураларны оптимальләштерү буенча чаралар кертеләчәк», - дип хәбәр итте 2016 елның 10 февралендә Мәскәүдә үткән төзелеш буенча эшче төркем утырышы йомгаклары буенча Стратегик инициативалар агентлыгының иҗтимагый вәкиле Дмитрий Волков.
Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы бизнесны алып бару өчен уңай шартлар тудыру буенча губернаторлар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү өчен күрсәткечләрне исәпләү методикасына үзгәрешләр кертте.
2016 елның 16 февралендә Түбән Кама муниципаль районында Түбән Кама муниципаль район Советы һәм Түбән Кама шәһәр Советының «Түбән Кама муниципаль районының 2015 елгы социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2016 елга бурычлар турында» дип аталган берләштерелгән сессиясе уздырылды.
2016 елның 16 февралендә Тукай муниципаль районында район Советының 2015 елгы социаль-икътисадый үсеш йомгакларына һәм 2016 елгы бурычларга багышланган утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Атап әйткәндә, Булат Хаҗиәхмәтов Казан шәһәрендә «Коттон Вэй» ҖЧҖнең Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы ихтыяҗлары өчен йомшак инвентарь китерү буенча хезмәт күрсәтү өчен җитештерү-логистика комплексын оештыруга караган инвестицияле проектын тормышка ашыру буенча эшче төркем утырышында катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре (АСИҮТ) резидентлары өчен табышка салым һәм оешма мөлкәтенә салым буенча ташламаларны күздә тоткан Татарстан Республикасы законнары имзаланды.
Эшче төркем утырышында 2015-2016 елларга социаль-икътисадый сәясәтне үткәрү һәм социаль партнерлыкны үстерү турындагы Татарстан Республикасы Профсоюзлары федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләре берләшмәләренең координацион советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасындагы Республика килешүенең 2015 елда үтәлеше йомгаклары каралды.
Агымдагы елның 16-18 феврале көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә унберенче «Кама сәнәгать форумы- 2016» уздырылачак.
2016 елның 10 февралендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль-икътисадый мәсьәләләргә багышланган киңәшмәдә катнашты. Чараны Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев алып барды.
2015 елның 12 февралендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасында «Россия Федерациясе Федераль Җыенының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең һәм Россия Банкының икътисадый үсешне тәэмин итү буенча беренче чираттагы чаралары турында» дип аталган темага Парламент тыңлаулары оештырылды.