Агымдагы елның 17-19 феврале көннәрендә Татарстан Республикасында Чиләбе өлкәсе делегациясенең эш сәфәре оештырылды. Делегацияне Чиләбе өлкәсе икътисадый үсеш министры Сергей Смольников җитәкли. Делегация составына Чиләбе өлкәсе Икътисадый үсеш министрлыгы, һәм шулай ук «Чиләбе өлкәсе стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО вәкилләре керде.
Сәфәрнең максаты – республиканың стратегик планлаштыру, инвестицияле һәм инновацияле үсеш, һәм шулай ук тышкы икътисадый эшчәнлек өлкәсендәге тәҗрибәсен өйрәнү.
Бүген көннең беренче яртысында делегация, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев белән берлектә, Сәнәгать-җитештерү тибындагы «Алабуга» Махсус икътисадый зонасы эше белән танышты. Анда кунаклар кайбер производстволарда булдылар, шул исәптән «Форд Соллерс» двигательләр җитештерү заводы эше белән таныштылар. Көннең икенче яртысында делегация «Мастер» Кама индустриаль паркына юл тотачак.