Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2016 елның 12 февралендә үз транспорт чараларын (ТЧ) газ-мотор ягулыгына күчергән юридик затларның, шәхси эшкуарларның һәм физик затларның чыгымнары өлешен бюджеттан каплау тәртибен раслады (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 12 февралендәге 90нчы Карары).
Субсидияләр үз эшчәнлекләрен республика территориясендә алып барган һәм биредә теркәгән, һәм шулай ук шәхси милекләрендә ТЧ булган гариза тапшыручыларга биреләчәк.Транспорт чарасы табигый газга (метанга) 2016 елның 1 мартыннан да иртә күчерелмәгән булырга тиеш. Әлеге чара шулай ук транспорт бүлеп чыгарган зарарлы матдәләрнең тискәре йогынтысы кимү хисабына атмосфера һавасының экологик торышын яхшыртуга ярдәм итәчәк.
Әлеге субсидияне алуга гаризаларны «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү һәм үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге» дәүләт казна учреждениесе кабул итәчәк.