Катлаулы икътисадый вазгыятьне исәпкә алып, «Россия Федерациясе Бюджет кодексының 179 маддәсе 2 пунктының дүртенче абзацының гамәлгә керүен туктатып тору турында» (алга таба – закон проекты) федераль закон проекты белән, 2016 елга дәүләт (муниципаль) программаларын, үз көченә кергәннән соң өч айдан да соңга калмый, бюджет турындагы законга (карарга) туры китерү турындагы норманың көчен туктату өчен хокукый нигезләр булдыру тәкъдим ителә.
Үз чиратында, 2016 елда Россия Федерациясе субъектларының дәүләт программалары һәм муниципаль программалар бюджет турындагы законга (карарга) Федерация субъекты законында, муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы муниципаль хокукый актында билгеләнгән срокларда туры китерелергә тиеш була.
Закон проекты 2016 елның 11 февралендә Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында каралды һәм хупланды.