Италия Россия Федерациясенең инвестицияләр кертү өчен иң яхшы төбәкләре рейтингын тәкъдим итәчәк

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе


Италия илчелеге ике ил арасындагы икътисадый мөнәсәбәтләргә яңа көч өстәү максатыннан  Россиянең инвестицияләр кертү өчен иң яхшы төбәкләре рейтингын эшләгән. Бу турында Италиянең РФндәге илчесе  Чезаре Мария Рагальини үзегең «Яңалыклар» Россия мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында хәбәр итте.

Италия эшкуарлары Россия төбәкләрендә инвестицияле климат буенча милли рейтингны җентекләп күзәтеп баралар. Әлеге рейтинг ел саен Стратегик инициативалр агентлыгы тарафыннан актуальләштерелә.

2015 елда Россия Федерациясе төбәкләрендә инвестицияле климатның торышы буенча милли рейтингка («Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО тарафыннан эшләнгән) караганда, Татарстан Республикасы бизнес-структуралар өчен иң уңай шартлар тәэмин ителгән лидер төбәк булып тора.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International