ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2016 ел
сишәмбе

Мәскәүдә Россия Икътисадый үсеш министрлыгында 14 мартта илебез КУЭ субъектларының Россиядә урнашкан эре япон тәэминат компанияләре чылбырына кушу проектын гамәлгә ашыруга  багышланган киңәшмә узды. Татарстан Республикасыннан киңәшмәдә  Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин катнашты.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы шуны хәбәр итә: 2016 елның 21 мартында  11:00 сәгатьтә «Сәнәгать (индустриаль) паркларын төзү» чарасы буенча федераль субсидия алу өчен Татарстан Республикасыннан гомуми заявкага керүне дәгъвалаучылардан килгән гаризаларны карау Комиссиясе утырышы уздырыла. Анда конкурс сайлап алуына тапшырылган гаризалар тикшереләчәк. 


14
март, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  2013 елның 29 августындагы  614нче Карарына ярашлы рәвештә республикада авыл җирлекләренә грантлар бирү буенча конкурс башланып китте. 

Проектның максаты – идеядән алып эшләтеп җибәргәнчегә кадәрге этаплар кергән проект эшләү, шул исәптән потенциаль инвесторларның бизнес-планга экспертиза ясауларын да кертеп.

Тәэминатчылар көненең төп максаты – кече һәм урта бизнес предприятиеләре мөмкинлекләрен исәпкә алып, импортны алыштыруга ирешү. Бу үз чиратында чит ил тәэминатчыларыннан бәйлелекне киметүгә, эшлекле элемтәләрнең киңәюенә һәм икътисадый багланышларның ныгуына, мәгълүмат алмашының артуына, илебез автомобиль төзелеше һәм нефть-газ эшкәртү тармакларында фәнни һәм техник казанышларны күрсәтүгә ярдәм итәргә тиеш.


12
март, 2016 ел
шимбә

«Эшкуарлык фабрикасы» 12 мартта яшь эшкуарлар өчен  «Бизнес-практик 2016» мастер-классын үткәрде. Анда проектка яңа состав җыю турында игълан ителде.


11
март, 2016 ел
җомга

«Татарстан  Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм күрсәтү һәм үстерү программаларын тормышка ашыру үзәге»  Дәүләт казна учреждениесе 2016 елның 16 мартыннан әлеге чарада катнашу өчен гаризалар кабул итә башлый.

Дәүләт хакимиятенең федераль органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтелү тәртибен камилләштерү, һәм шулай ук кире элемтә булдыру максатларында, 2013 елдан алып, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы заказы буенча эшләнгән  «Сезнең контроль» системасы аша хезмәт күрсәтүләр сыйфатына мониторинг үткәрелеп торыла.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара багланышлар агентлыгы» ДУП («Дәүләт заказы буенча агентлык» ДУП) белән берлектә, атна саен түбәндәге семинарлар үткәрә.

Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының 2016 елның 14 гыйнварындагы N Д28и-122 номерлы хатына ярашлы рәвештә, катнашучы туры килү декларациясе буенча гаризасының беренче өлешендә товар эшләнгән берничә илне күрсәткән очракта, заказчының аны электрон аукционга катнаштырудан баш тартырга хокукы юк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International