Татарстан Республикасы Социаль өлкәдәге инновацияләр үзәге 20 социаль-эшкуарлык проектын эшләү курсына старт бирелү турында игълан итә

2016 елның 14 марты, дүшәмбе


Татарстан Республикасы Социаль өлкәдәге  инновацияләр үзәге 2016 елның 12 мартында 20 социаль-эшкуарлык проектын эшләүнең укыту-гамәли курсына старт бирелү турында игълан итә.  Проектның максаты – идеядән алып эшләтеп җибәргәнчегә кадәрге этаплар кергән проект эшләү, шул исәптән потенциаль инвесторларның бизнес-планга экспертиза ясауларын да кертеп.

Курсны КФУның әйдәп баручы  профессорлары, һәм шулай ук экспертлар – эшкуарлык эшчәнлеге һәм социаль эшкуарлык өлкәсе практиклары алып барачак.

Татарстан Республикасы Социаль өлкәдәге  инновацияләр үзәге проект циклын инде икенче мәртәбә «Безнең киләчәк» Төбәк социаль программалары фонды белән уртак гамәлгә ашыра.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International