«Эшкуарлык фабрикасы»ның яңасына старт бөтен Татарстанга трансляцияләнде

2016 елның 12 марты, шимбә


«Эшкуарлык фабрикасы» 12 мартта яшь эшкуарлар өчен  «Бизнес-практик 2016» мастер-классын үткәрде. Анда проектка яңа состав җыю турында игълан ителде. Катнашучыларны Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, Казан федераль университетының икътисадый һәм стратегик үсеш сораулары буенча проректоры Марат Сафиуллин һәм «Эшкуарлык фабрикасы» җитәкчесе Айдар Булатов җитәкләде. 

Мастер-класска 600дән артык кеше килгән иде. Реаль вакыт режимында мастер-класс Татарстан Республикасының 44 муниципаль районында трансляцияләнде. «Бизнес-практик 2016» мастер-классы кысаларында конкурс игълан ителде. Аның нәтиҗәләре буенча, «Эшкуарлык фабрикасының» ике юнәлеше буенча да яңа состав тупланачак. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International