Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры предприятиеләре өчен Тәэминатчылар көне оештырылды

2016 елның 14 марты, дүшәмбе


Тәэминатчылар көненең төп максаты – кече һәм урта бизнес предприятиеләре мөмкинлекләрен исәпкә алып, импортны алыштыруга ирешү. Бу үз чиратында чит ил тәэминатчыларыннан бәйлелекне киметүгә, эшлекле элемтәләрнең киңәюенә һәм икътисадый багланышларның ныгуына, мәгълүмат алмашының артуына, илебез автомобиль төзелеше һәм нефть-газ эшкәртү тармакларында фәнни һәм техник казанышларны күрсәтүгә ярдәм итәргә тиеш.

2016 елның 16-18 марты көннәрендә  Кама инновацияле сәнәгать форумы-2016 кысаларында Яр Чаллы шәһәрендәге Боз сараенда  «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы» Ассоциациясе дәүләт корпорацияләре, автомобиль заводлары һәм нефть компанияләренең сатып алу бүлекләре вәкилләре катнашлыгында Тәэминатчылар көнен үткәрүне оештыра.

Моннан тыш, 2016 елның  17 мартында Мәскәүдә  НЕФТЕГАЗСНАБ-2016 «Нефть-газ комплексында тәэминат эше» XI конференциясе мәйданчыгында Кама кластеры предприятиеләре өчен түбәндәге компанияләр белән Тәэминатчылар көне үткәрелә: Роснефть, Газпромнефть, ЛУКОЙЛ, Сургутнефтегаз, Башнефть, НОВАТЭК, СИБУР һәм Транснефть. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International