Авыл җирлекләренә грантлар бирү буенча конкурс башланды

2016 елның 14 марты, дүшәмбе


Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  2013 елның 29 августындагы  614нче Карарына ярашлы рәвештә республикада авыл җирлекләренә грантлар бирү буенча конкурс башланып китте. 

Конкурсны үткәргәндә авыл җирлекләре җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең түбәндәге күрсәткечләре буенча бәяләнәчәк: халыкның ел дәвамындагы уртача саны, авыл җирлегенең җан башына исәпләгәндәге салым һәм салым булмаган керемнәре, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны (100 кешегә исәпләгәндә), мөгезле эре терлекнең баш саны, авыл җирлегенең бер кешесенә исәпләгәндә куллануга тапшырылган торак мәйданы, авыл җирлеге юлларының гомуми озынлыгында каты өслекле юлларның озынлыгы өлеше (процентларда),  авыл җирлеге территориясендә кылынган җинаятьләр саны (100 кешегә исәпләгәндә).

Конкурс нәтиҗәсендә җиңү яулаган җирлек бюджеттан  1 млн сум күләмендә грант алачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International