«Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм күрсәтү һәм үстерү программаларын тормышка ашыру үзәге» Дәүләт казна учреждениесе 2016 елның 16 мартыннан әлеге чарада катнашу өчен гаризалар кабул итә башлый.
Гаризалар дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр Мәскәү вакыты белән 9:00дән 18:00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 9:00 сәгатьтән 16.45кә кадәр кабул ителә. Адресы: Казан ш., Мәскәү ур., 55, 125 кабинет. Белешмәләр өчен телефон: 524-90-90.
Техника төренә карап, метан газ-мотор ягулыгына күчергәндәге чыгымнарның 15 проценттан 30 процентка чаклысы өчен субсидияләр биреләчәк.
Тулырак мәгълүмат Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы рәсми сайтының «Татарстан Республикасында транспорт чараларын газ-мотор ягулыгына күчерү программасы» дип аталган махсус бүлегендә урнаштырылган.