Дәүләт хакимиятенең федераль органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтелү тәртибен камилләштерү, һәм шулай ук кире элемтә булдыру максатларында, 2013 елдан алып, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы заказы буенча эшләнгән «Сезнең контроль» системасы аша хезмәт күрсәтүләр сыйфатына мониторинг үткәрелеп торыла.
Федераль хакимият органнары хезмәтен, шул исәптән КФҮләргә мөрәҗәгать итү аша алган гражданнар хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяли алалар. Моның өчен үзең өчен иң кулай ысулны сайларга мөмкин:
- «0919» рәсми кыска номерыннан бушлай СМС-сораштыруда катнашу;
- vashkontrol.ru «Сезнең контроль» мәгълүмат-аналитика системасы ярдәмендә;
- uslugi.tatarstan.ru/mfc Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы кысаларында КФҮнең рәсми сайты аша;
- КФҮләрдә һәм республика хакимияте органнарында урнаштырылган «Электрон хакимият» инфоматлары аша.
Дәүләт хезмәтләрен күрсәтүнең сыйфатын бәяләү дәүләт хезмәтләре күрсәтү процедурасын оптимальләштерергә һәм аларның ачыклыгын тәэмин итәргә ярдәм итәчәк.