Эшкуарларны атна саен үткәрелә торган бушлай семинарларга чакырабыз

2016 елның 11 марты, җомга


Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара багланышлар агентлыгы» ДУП («Дәүләт заказы буенча агентлык» ДУП) белән берлектә, атна саен түбәндәге темалар буенча семинарлар үткәрә: 
- «Продукциянең электрон каталогы» (kp.agzrt.ru) һәм «Татарстан Республикасы электрон товар-мәгълүмат системасы» (tattis.ru) – ТР ЭТМС ресурсларында эшләү;
- «Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрне сатып алу турында» 2011 елның 18 июлендәге 223-ФЗ номерлы Федераль закон нормаларына ярашлы рәвештә электрон мәйданчыкларны кулланып көндәшлекле сатып алулар; 
-  etp.zakazrf.ru (Федераль ЭСМ) һәм 223etp.zakazrf.ru электрон мәйданчыкларындагы торгиларда ничек катнашырга һәм җиңәргә;
- smb.tattis.ru - «Сезнең базарга керә алуыгыз» порталы ярдәмендә ничек сатарга.

Семинарлар «Дәүләт заказы буенча агентлык» ДУП хезмәткәрләре тарафыннан атна саен чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 11:00 сәгатьтә уздырыла. Семинарның үткәрелү урыны: Казан ш., Мәскәү ур., 55, 4 кат, ТР Икътисад министрлыгының актлар залы.

Язылу түбәндәге телефон буенча бара: (843) 212-24-35 яисә e-mail: smb.support@tatar.ru.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International