Мәскәүдә Россия Икътисадый үсеш министрлыгында 14 мартта илебез КУЭ субъектларының Россиядә урнашкан эре япон тәэминат компанияләре чылбырына кушу проектын гамәлгә ашыруга багышланган киңәшмә узды. Татарстан Республикасыннан киңәшмәдә Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин катнашты.
Очрашу йомгаклары буенча тармак территориаль кластеры предприятиеләре ия компетенцияләр каталогын актуальләштерүнең кирәклеге турында кайбер тәкъдимнәр эшләнде, шулай ук төрле тармакларда эшләгән япон компанияләре белән үзара хезмәттәшлек итү схемасы буенча Россия Федерациясе төбәкләреннән тәкъдимнәр булдыру соравы да тикшерелде.