ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Сессия барышында Татарстан Республикасының  Мөслим, Сарман, Азнакай, Ютазы, Баулы муниципаль районнарының социаль-икътисадый үсеше стратегияләрен эшләү буенча өстенлекләр күрсәтелде. Чара нәтиҗәләре буенча төп стратегик максат, һәм шулай ук муниципаль районнар үсешенең өстенлекле стратегик максатлары системасы билгеләнде.


13
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

«Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы директоры  Сергей Болотаев  2016 елның 13 апрелендә ел саен  уздырыла торган  «Үсеп баручы бизнеска финанслар» XI конференциясендә катнашты. Чара RAEX (Эксперт РА) тарафыннан оештырылган иде.  

Сессия барышында Татарстан Республикасының  Нурлат, Аксубай, Чирмешән, Яңа Чишмә муниципаль районнарының социаль-икътисадый үсеше стратегияләрен эшләү буенча өстенлекләр күрсәтелде. Чара нәтиҗәләре буенча төп стратегик максат, һәм шулай ук муниципаль районнар үсешенең өстенлекле стратегик максатлары системасы билгеләнде. 

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Закон проектлары эшчәнлеге комиссиясе тарафыннан Россия Финанс министрлыгы эшләгән Граждан халәте актларының бердәм дәүләт реестрын төзү турында закон проекты хупланды. 

Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев 2016 елның 12 апрелендә Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән Россия Федерациясе социаль-икътисадый  үсешенең максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы комиссия эшче төркеменең  Мәскәүдә  уздырылган чираттагы утырышында катнашты.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Федерациясе Икътисадый  үсеш министрлыгының  Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан «Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 45 маддәсенә (территорияләрне планлаштыру буенча документацияләрне раслау буенча вәкаләтләрне камилләштерү өлкәсендә) үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проекты буенча гавами консультацияләр үткәрү турындагы мөрәҗәгате керде.


12
апрель, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 12 апрелендә  ЮИК МТУ мәйданчыгында  «РВК» ААҖ – Россия Икътисадый үсеш министрлыгы Проект офисының «2016 елда инновацияле кластерларны үстерү буенча РВК – Россия Икътисадый үсеш министрлыгы Проект офисы эшчәнлеге планы һәм бурычлары» дип аталган вебинары уздырылды. 

2016 елның 7-9 апреле көннәрендә «Казан ярминкәсе» Күргәзмәләр үзәге WorldSkills Russia стандартлары буенча Татарстан Республикасы чемпионатын үткәрү урынына әверелде. «Эшкуарлык» компетенциясендә республиканы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тәкъдим итте.

Сәнәгать кластерларының федераль  реестрын формалаштыру сораулары һәм  кластер проектларына карата таләпләр системасын үзгәртү буенча тәкъдимнәр сәнәгать өлкәсендә хакимият органнары һәм кластерлы үсешнең төбәк үзәкләреннән килгән 160тан артык вәкил катнашлыгындагы киңәшмәдә тикшерелде. Чараны 2016 елның 5 апрелендә Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Югары икътисад мәктәбе белән берлектә үткәрде.

2016 елның 8 апрелендә  Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында    «Заказ буенча төбәкара пассажирлар һәм багаж ташуны гамәлгә ашырганда Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан утырту һәм төшерү урыннарын килештерү тәртибен раслау турында» Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы боерыгы проектына карата гавами консультацияләр оештырылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International