Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев 2016 елның 12 апрелендә Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән Россия Федерациясе социаль-икътисадый үсешенең максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы комиссия эшче төркеменең Мәскәүдә уздырылган чираттагы утырышында катнашты.
Россия Федерациясе Президентының Контроль идарәсе башлыгы урынбасары Анатолий Кириенко Россия Федерациясе Хөкүмәтенә мәгариф, сәламәтлек саклау һәм миграция сәясәте өлкәләрендә бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлеше турында сөйләде.