2016 елның 8 апрелендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Заказ буенча төбәкара пассажирлар һәм багаж ташуны гамәлгә ашырганда Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан утырту һәм төшерү урыннарын килештерү тәртибен раслау турында» Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы боерыгы проектына карата гавами консультацияләр оештырылды.
Гавами консультацияләр барышында боерык проектын эшләүчегә гариза белән бергә соратыла торган документлар санын кыскартырга, һәм шулай ук гаризаларны карау вакытын да киметергә кирәклегенә күрсәтелде. Моннан тыш, утырту һәм төшерү тукталышы, техник тукталыш төшенчәләрен төгәлләштерергә һәм боерык проектында кулланыла торган кайбер формулировкаларны эшләп бетерергә дигән тәкъдимнәр яңгырады.
Гавами консультацияләр йомгаклары буенча, аталган җитешсезлекләр бетерелгәннән соң, әлеге норматив-хокукый актны яңадан тикшерергә, дигән карар кабул ителде.