Нурлатта республиканың Нурлат, Аксубай, Чирмешән, Яңа Чишмә районнарының социаль-икътисадый үсеше стратегияләрен эшләү буенча эксперт сессиясе уздырылды

2016 елның 13 апреле, чәршәмбе

2016 елның 13 апрелендә Нурлат шәһәрендә  Татарстан Республикасының  Нурлат, Аксубай, Чирмешән, Яңа Чишмә муниципаль районнарының социаль-икътисадый үсеше стратегияләрен эшләү буенча эксперт сессиясе узды.

Сессия барышында Татарстан Республикасының  Нурлат, Аксубай, Чирмешән, Яңа Чишмә муниципаль районнарының социаль-икътисадый үсеше стратегияләрен эшләү буенча өстенлекләр күрсәтелде. Чара нәтиҗәләре буенча төп стратегик максат, һәм шулай ук муниципаль районнар үсешенең өстенлекле стратегик максатлары системасы билгеләнде. 

Моннан тыш, эксперт сессиясе эше нәтиҗәләре буенча уздырылган пленар утырышка Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Баулы, Сарман һәм Ютазы муниципаль районнары вәкилләре чакырылды. Бу районнарда эшләнелә торган стратегияләргә муниципальара килештерү таләп ителгәнлеге белән бәйләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International