Татарстан командалары «Эшкуарлык» компетенциясендә WorldSkills Russia ярышларында барлык призлы урыннарны да алдылар

2016 елның 12 апреле, сишәмбе

2016 елның 7-9 апреле көннәрендә «Казан ярминкәсе» Күргәзмәләр үзәге WorldSkills Russia стандартлары буенча Татарстан Республикасы чемпионатын үткәрү урынына әверелде. Татарстан җыелма командасы өчен   әлеге ярышларны WorldSkills Russia 2016  IV Профессионал осталыкның милли чемпионаты финалы алдыннан генераль репетиция дип карарга да буладыр. «Эшкуарлык» компетенциясендә республиканы  Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тәкъдим итте.

Ярышларда тугыз команда катнашты: алты команда Татарстан Республикасыннан, өчесе Мари Эл, Удмуртия һәм Ульяновскидан килгән иде. Беренче урынны  РФ Үзәксоюзы Югары һөнәри белем бирүнең Автоном коммерциячел булмаган оешмасы “Россия кооперация университеты” Казан кооперация институты (филиалы) командасы алды, икенче урынга «Казан сәүдә-икътисад техникумы» Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе командасы чыкты, өченче урынны «Халыкара сервис көллияте» Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе һәм Ульяновскидан килгән «Россия Федерациясе Үзәксоюзының Ульяновск икътисад һәм хокук техникумы» һөнәри белем бирү оешмасы командалары үзара бүлештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International