Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Закон проектлары эшчәнлеге комиссиясе тарафыннан Россия Финанс министрлыгы эшләгән Граждан халәте актларының бердәм дәүләт реестрын төзү турында закон проекты хупланды.
Бердәм дәүләт реестры үз эченә түбәндәгеләрне ала:
- граждан халәте актлары җыелмасы (граждан халәте актлары теркәлгән китаплар 1926 елдагыларыннан башлап электрон формага китереләчәк);
- Россия гражданнарына карата чит илләрнең компетентлы органнары тарафыннан бирелгән документлар (граждан халәте актларын таныклый торган) турында мәгълүмат.