Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 29 августындагы 614нче Карарына ярашлы рәвештә республикада авыл җирлекләренә грантлар бирү буенча конкурс башланып китте.
Проектның максаты – идеядән алып эшләтеп җибәргәнчегә кадәрге этаплар кергән проект эшләү, шул исәптән потенциаль инвесторларның бизнес-планга экспертиза ясауларын да кертеп.
Тәэминатчылар көненең төп максаты – кече һәм урта бизнес предприятиеләре мөмкинлекләрен исәпкә алып, импортны алыштыруга ирешү. Бу үз чиратында чит ил тәэминатчыларыннан бәйлелекне киметүгә, эшлекле элемтәләрнең киңәюенә һәм икътисадый багланышларның ныгуына, мәгълүмат алмашының артуына, илебез автомобиль төзелеше һәм нефть-газ эшкәртү тармакларында фәнни һәм техник казанышларны күрсәтүгә ярдәм итәргә тиеш.
«Эшкуарлык фабрикасы» 12 мартта яшь эшкуарлар өчен «Бизнес-практик 2016» мастер-классын үткәрде. Анда проектка яңа состав җыю турында игълан ителде.
«Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм күрсәтү һәм үстерү программаларын тормышка ашыру үзәге» Дәүләт казна учреждениесе 2016 елның 16 мартыннан әлеге чарада катнашу өчен гаризалар кабул итә башлый.
Дәүләт хакимиятенең федераль органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтелү тәртибен камилләштерү, һәм шулай ук кире элемтә булдыру максатларында, 2013 елдан алып, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы заказы буенча эшләнгән «Сезнең контроль» системасы аша хезмәт күрсәтүләр сыйфатына мониторинг үткәрелеп торыла.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара багланышлар агентлыгы» ДУП («Дәүләт заказы буенча агентлык» ДУП) белән берлектә, атна саен түбәндәге семинарлар үткәрә.
Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының 2016 елның 14 гыйнварындагы N Д28и-122 номерлы хатына ярашлы рәвештә, катнашучы туры килү декларациясе буенча гаризасының беренче өлешендә товар эшләнгән берничә илне күрсәткән очракта, заказчының аны электрон аукционга катнаштырудан баш тартырга хокукы юк.
Дәүләт һәм муниципаль торак фондына караган, гражданнар тарафыннан социаль найм шартларында биләнә торган торак биналарны бушлай хосусыйлаштыру вакыты 2016 елның 1 мартына кадәр озайтылды. Торак турындагы законнарга әлеге үзгәрешләр 2016 елның 29 февралендәге 33-ФЗ номерлы Федераль закон белән кертелде.
Үзләренең исәп язуларын раслау өчен, республика гражданнары «Татарстан Республикасында Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең КФҮ» ДБУ филиалларына мөрәҗәгать итә алалар. Әлеге филиаллар һәрбер муниципаль районда һәм шәһәр округларында эшли. Мөрәҗәгать иткәндә шәхесне таныклаучы документ һәм СНИЛС таләп ителә.