Сәнәгать кластерларының федераль реестрын формалаштыру сораулары һәм кластер проектларына карата таләпләр системасын үзгәртү буенча тәкъдимнәр сәнәгать өлкәсендә хакимият органнары һәм кластерлы үсешнең төбәк үзәкләреннән килгән 160тан артык вәкил катнашлыгындагы киңәшмәдә тикшерелде. Чараны 2016 елның 5 апрелендә Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Югары икътисад мәктәбе белән берлектә үткәрде.
Сәнәгать кластерларына дәүләт ярдәменең гамәлдәге механизмының үзенчәлеге – аларның Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән таләпләргә туры килүен һәм Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы реестрына керүен раслауның кирәклеге.
Кайбер сәнәгать кластерлары әлеге реестрга инде агымдагы айның ахырына кадәр кертеләчәк. 2016 елның июнендә алар федераль субсидия акчаларын да ала алачак.