«Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы директоры Сергей Болотаев 2016 елның 13 апрелендә ел саен уздырыла торган «Үсеп баручы бизнеска финанслар» XI конференциясендә катнашты. Чара RAEX (Эксперт РА) тарафыннан оештырылган иде.
Конференциядә КУЭ финанслау сораулары тикшерелде: үсә баручы финанс хәвефләре шартларында КУЭны финанслаганда банклар өчен оптималь шартлар; КУЭ портфеле структурасы (продуктлар, тармаклар буенча); базарны торгызуда КУЭ үстерү буенча федераль корпорациянең роле. Конференция кысаларында шулай ук катнашучылар арасында интерактив сораштыру һәм базар лидерларын бүләкләү дә оештырылды.