ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2016 ел
чәршәмбе

Дәүләт Думасына башкару эшләре буенча бурычларны түләгәннән соң чикләүләрне оператив төстә юкка чыгару өлешендә Суд приставларының федераль хезмәте эшен оптимальләштерүгә юнәлдерелгән закон проекты керде.


7
март, 2016 ел
дүшәмбе

РФ Хөкүмәте рәисе  Дмитрий Медведев  Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән Карарга кул куйды. Әлеге Карар Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрын алып бару вакытында Федераль дәүләт мәгълүмат системасының башка дәүләти яисә муниципаль мәгълүмат системалары белән  үзара эш итү тәртибенә кагыла.


5
март, 2016 ел
шимбә

Дүртенче  «Эшкуарлык фабриксының» үзенчәлеге шунда булды: проект Казанда гына түгел, Яр Чаллы шәһәрендә дә үткәрелде. Барлыгы 1500дән артык гариза кабул ителгән иде, катнашу өчен 230 катнашучы сайлап алынды. Төп приз өчен көрәштә 30 команда катнашты, тагын  9 команда читтән торып  катнаша алды. Командаларның гомуми кереме 6 миллион сумнан артып китте.


4
март, 2016 ел
җомга

2013 елдан Россия  Икътисадый үсеш министрлыгы  җайлау йогынтысын бәяләү кысаларында Россия Транспорт министрлыгының машина йөртүчеләрнең юлдагы вакытын, хезмәт һәм ял режимын күзәтергә мөмкинлек бирүче тахографлар урнаштыру хисабына транспортта пассажир һәм йөк ташуларның куркынычсызлыгын арттыруга юнәлдерелгән норматив-хокукый актларына анализ ясый. 

«Идарә» дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы нигезендә гамәлгә ашырылган мониторинглауларның артуы турында Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Икътисадта дәүләт җайлавы департаменты директоры Алексей Херсонцев РФ субъектларының башкарма хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары  вәкилләре өчен ДАИС мәгълүматларын тапшыру сорауларына багышланган семинарда хәбәр итте.

Россия Хөкүмәтенең 2016 елның 29 февралендәге 154 нче Карарына ярашлы рәвештә, Россия Федерациясе  гражданины паспортын алу өчен яшәү урынына мөрәҗәгать итмәгән, һәм шулай ук паспортны югалткан  очракларда,  Россия территориясендә Россия Федерациясе гражданины шәхесен  таныклаучы паспортны әзерләү сроклары 30 көнгә кадәр кыскартылды. 

Семинар Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм фондының Татарстан Республикасындагы төбәк вәкиле  Петр Баскевич катнашлыгында үтте.

2016 елның 4 мартында Казанда Татарстан Республикасы Министрлар  Кабинеты һәм «Газпром газ-мотор ягулыгы» компаниясе газ-мотор ягулыгы базарын үстерүгә стимул бирүче программаларны гамәлгә ашыру  турында килешүгә кул куйдылар.

«Бизнес-Уңыш» Милли премиясенең максаты -  Россия территориясендә тормышка ашырылган иң актуаль һәм перспективалы бизнес-проектларны билгеләп үтү. 

Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык белән берлектә, «Клязьмада мәгънәләр территориясе» Бөтенроссия яшьләр белем бирү форумы мәйданчыгында 2016 елның  21-27 июле көннәрендә «Милләтара мөнәсәбәтләр буенча яшь белгечләр» дип аталган махсус смена оештыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International