2016 елда инновацияле кластерларны үстерү буенча РВК – Россия Икътисадый үсеш министрлыгы Проект офисы эшчәнлеге планы һәм бурычлары ЮИК МТУ вебинарында тикшерелде

2016 елның 12 апреле, сишәмбе

2016 елның 12 апрелендә  ЮИК МТУ мәйданчыгында  «РВК» ААҖ – Россия Икътисадый үсеш министрлыгы Проект офисының «2016 елда инновацияле кластерларны үстерү буенча РВК – Россия Икътисадый үсеш министрлыгы Проект офисы эшчәнлеге планы һәм бурычлары» дип аталган вебинары уздырылды. 

Чара Проект офисының  тематик эшче төркемнәре эшчәнлеген оештыруны тикшерүгә багышланган иде. Тематик эшче төркемнәр махсуслашкан оешмаларны һәм пилот инновацияле территориаль кластерда катнашучыларны, башкарма хакимиятнең юнәлешле федераль  һәм төбәк органнары, үсеш институтлары вәкилләрен берләштерә. Татарстан Республикасыннан вебинарда  «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы» Ассоциациясе вәкилләре катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International