Балаларны мәрхәмәтсез мөгамәләдән яклау милли фонды (ална таба - Фонд), Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәме белән, «Университет НКО» программасы кысаларында шул ук исемдәге («Университет НКО») конкурс игълан итте.
Әлеге программа социаль ятимлекне профилактикалау өлкәсендә гаиләләргә һәм балаларга заманча хезмәтләрне сыйфатлы итеп күрсәтү өчен кирәкле белем һәм күнекмәләрне тиешле дәрәҗәдә бирү юнәлешендә СЮ КБОларга булышуга багышланган.
Конкурска катнашу һәм гаризаларны тутыруга кагылышлы сорауларыгызны Программаның координаторы Елена Александровна Козицинага түбәндәге адрес буенча электрон почтага юллавыгызны сорыйбыз: ekozicina@ nfpcc.ru.