2016 елның 15 апрелендә Ульяновск шәһәрендә Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәме белән «Заманча шартларда җайлау йогынтысын бәяләү институтының әһәмияте һәм роле: таләпләр, бурычлар, камилләшүнең төп юнәлешләре» дип аталган Бөтенроссия конференциясе уздырылды.
Татарстан Республикасыннан конференциядә ТР икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Административ реформалар идарәсенең җайлау йогынтысын бәяләү секторы мөдире Наил Мадиев катнашты.