Төбәк инжиниринг үзәкләренең һәм прототиплаштыру үзәкләренең сәнәгать предприятиеләре белән үзара эшчәнлеге соравы семинар-киңәшмәдә тикшерелде

2016 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

2016  елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында төбәк инжиниринг үзәкләренең һәм прототиплаштыру үзәкләренең сәнәгать предприятиеләре белән үзара эшчәнлеге соравы семинар-киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Татарстан Республикасы төбәк инжиниринг үзәкләрен үстерүгә кагылышлы федераль программаларда актив катнаша. Әйтик, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәмендә Татарстанда дүрт  инжиниринг үзәге һәм ике прототиплаштыру үзәге төзелде һәм эшләп килә. Биредә заманча җиһазлар урнаштырылган, аларның җиһазлану дәрәҗәләре Россиядә иң яхшылардан, һәм бүген монда шул исәптән шоу-рум буларак та эшлиләр, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International